Сәләтле балаларны ачыклау өчен төрле чаралар уздырыла. 14-16 февральдә мәктәп укучылары арасында татар әдәбияты фәненнән республика олимпиадасы узды. Республика турында төрле районнардан җиңеп килгән 145 укучы көч сынашты. Азнакай районы укучылары бу бәйгедә үзләрен уңай яктан күрсәттеләр.
Мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Мияссәрова Адиләнең эше жюри әгъзалары күңелендә матур тәэсир калдырды. Аның уңышлы чыгыш ясап, призлы урынга лаек булуы барыбыз өчен дә зур шатлык булды. Республика күләмендә уздырылган төрле иҗади бәйгеләрдә шактый гына каләмен тибрәткән бу укучыбыз үзенең ныклы белемен тагын бер кат исбатлады. Афәрин, Адилә! Мәктәп данын якларлык сәләтле укучыларыбыз булуы белән без чиксез горурланабыз.